• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Зональная конференция имени Ш. Тахири/ Ш. Таһири исемендәге конференция

Опубликовано: 13.03.2020

 

13 марта 2020 года в  МБОУ «Ачасырская  ООШ ЗМР РТ» проводилась  II зональная  научно-практическая конференция имени Шакирджана Тагирова.

На конференции участвовали 33 обучающихся.

На конференции приняли участие приглашенные гости: руководитель отдела Всемирного конгресса татар в Зеленодольском  районе Мирхайдарова Альфия Хабировна; руководитель организации женщин «Ак калфак» в Зеленодольском районе Саттарова Гелиня Растямовна; заслуженный учитель Республики Татарстан, ветеран педагогического труда, бывший директор школы Максумов Марс Маликович; глава Большеачасырского сельского поселения  Гатиятуллин Марат Гумарович.

В рамках конференции работали секции:

- Жизнь и деятельность Ш.А. Тагирова и его потомков, внесших большой вклад в развитие науки и культуры Татарстана и России (исследовательские работы);

- Развитие культуры: история татарского художественного изобразительного искусства (исследовательские работы);

- История Татарстана в летописи школьных и иных музеев. Виртуальная экскурсия в музей в рамках празднования 100-летия ТАССР;

-  «Красота человека – в красоте его письма». Практическая работа - конкурс на определение каллиграфических навыков учащихся;

Участники конференции представили свои проектные работы, выполненные под руководством педагогов-наставников. Выступления  были интересные, содержательные. Исследовательская проектная работа обогатила детей новыми знаниями, способствовала развитию самостоятельности, ответственности, коммуникативных и деловых качеств.

Большой   интерес вызвала секция, посвященная каллиграфии. Это практический конкурс позволил  определить  участника с самым красивым почерком. Это ученик  9 класса Нурлатской школы Садиков Салават.

Победители и призеры  конференции были награждены дипломами и сувенирами.

Были высказаны искренние слова благодарности за гостеприимство, теплоту, радушие, за организацию мероприятия на высоком уровне  учителям, администрации школы и всему коллективу.

Поздравляем всех участников НПК с успешным выступлением.  Всем желаем дальнейших успехов и творческих задумок, реализации идей, новых интересных проектов!

Следующая конференция будет организована к 165 - летию со дня рождения  Ш. Тагирова снова в Ачасырской  школе!

 

Укытучы- Шакир дәвамчылары.

     Һәр  төбәк  үзенең  тарихта  эзен  калдырган  шәхесләре  белән  горурлана. Даһилар  аша  аларның  туган  төбәкләре  дә  дөньяга  таныла.  Шулар  арасында чыгышы белән  Яшел  Үзән  районы  Олы  Ачасыр  авылыннан булган,  мәгърифәтче  Шакирҗан  Таһири  да  бар.

  Аның  турында  күбрәк  мәгълүмат  туплау  һәм  иҗаты  белән  киңрәк  танышу  максатыннан  чыгып,  Олы  Ачасыр  авылында  13 март көнне мәгърифәтчегә  багышланган  зона  дәрәҗәсендә  фәнни – гамәли  конференция  узды.  Бер  яктан  бу  укучыларда  горурлык  хисләре  тәрбияләсә, икенче  яктан  халкыбызның  мәгърифәтчеләре  турында  мәгълүмат  тупларга  ярдәм  итте.

  Конференциядә катнашучыларга котлау сүзләре һәм изге   теләкләр  белән Ачасыр мәктәбе  директоры Мөхәммәтҗанов Илһам Илдар улы мөрәҗәгать итте, мәктәп  укучылары  музыкаль номерлар белән сәләмләделәр.

Конференцияне тантаналы рәвештә  ачып жибәргәннән соң, Яшел Узән , Норлат, Мулла Иле, Урысбага, Акъегет, Күгеш,  Ачасыр мәктәпләреннән  33 укучы әлеге укуларда көч сынашты. Катнашучы укучылар Ш.Таһириның  мәгърифәтле нәсел дәвамчыларының, татар милли сынлы сәнгатенә зур өлеш керткән рәссамнарнының иҗатына, тормыш юлларына багышланган фәнни-эзләнү эшләрен   тәкъдим  иттеләр. Конференция барышында  сәләтле укучылар  күп сорауларга җавап һәм  бик  кызыклы , файдалы мәгълүматлар бирделәр, алга таба эш юнәлешләрен  дә билгеләделәр.Укучыларга эзләнү эшендә аларның фәнни җитәкчеләре – укытучылары ярдәм итте.

   Һәр мәктәптә  дә сәләтле укучылар бар, аларны ачыкларга, үстерә белергә генә кирәк.

  “ Матур  язу – каллиграфия »  дигән   секция - катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.   Язу – үзе  бер  сәнгать. Ш.Таһири  беренче  рәсемле  әлифба    авторы  булу  белән  беррәттән, матур  язу  сәнгатенә  юл  сала. Тиз  һәм  матур  язу  ысулын  эшкәртә  һәм  аның  дәресләрдә  каллиграфия  өлкәсендәге  эшчәнлеге  бүген  дә  үз  көчендә  кала  килә. Укучылар  арасында  бик  тә  матур  язу  сәләтенә  ия  булган  укучылар  да  бар  иде. Норлат мәктәбенең  9 класс  ир бала укучысы  Садыйков  Салаватның  беренче урынны яулавы күпләрне таң калдырды.  Конференциядә  барлык җиңүчеләр   махсус  грамоталар , истәлекле  бүләкләр алды.

Республикабызның 100 еллык тарихын барлап, мәктәпләрдә , авылларда эшләп килүче музейларга  виртуаль  экскурсияләр уздыру  секциясе дә  жюри әгъзаларында зур кызыксыну уятты.

Бу  конференциянең  әһәмиятле  булуын  Бөтендөнья  татар  конгрессының  Яшел  Үзән  бүлеге  җитәкчесе  Мирхайдарова  Әлфия  Хәбир  кызы  билгеләп  үтте. Мәктәпнең  элеккеге  директоры Максумов  Марс  Малик  улы  Шакирҗан  Таһириның тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнунең башлангычлары турында  сөйләде.Шулай ук конференциядә  “Ак  калфак”  оешмасының  Яшел  Үзән  районындагы  җитәкчесе  Саттарова  Гөлинә  Рөстәм  кызы  да  катнашты.  Чараның  тәрбияви  әһәмиятенә  зур  бәя  бирде.

  Халкыбызны  мәгърифәтле  итүдә  зур өлеш  керткән  якташыбыз  белән  горурланабыз. Ш.Таһири  үзенең  хезмәтләре  белән  бик  күп  алдынгы  карашлы  кешеләргә  гыйлем  баскычларына  юл  күрсәткән. Милләтебезнең  аң – белемгә  сусаган  чорында  якташыбыз  халыкка  гыйлем  таратуда  үрнәк  шәхес  булып  торган. Аның  мәгърифәт  нуры  яктылыгында  дәвамчылары  да  барлыкка килгән. Хезмәтләре  татар  дөньясындагы  милли – мәгариф  үсешендә  даими  башлангыч  дип  саналган. Рәссам, мәгърифәтче  Таһириның  безнең  якташыбыз   булуы, аеруча,  күңелләрне  сөендерә.

          Конференциядә катнашучыларны, фәнни җитәкчеләрне югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә яңа уңышлар телибез! Безнең уйлавыбызча, конференциядә җиңелүчеләр булмады, Ачасыр мәктәбе  администрациясе конференция  эшендә катнашучыларга үзенең тирән рәхмәтен белдерә һәм аларга яңа иҗади җиңүләр тели. Барлык сәләтле балаларны  кабат өч елдан Ш.Таһириның тууының 165 еллыгына  багышланган фәнни-гамәли конференциягә көтеп калабыз. 



К списку новостей