• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

16 нчы мәктәпнең «Сәләт-Яшел Үзән» клубы - «Сәмрух-2019» ел премиясендә «Ел клубы» -номинациясендә җиңү яулады!

Опубликовано: 02.03.2020

 

19 нчы февраль көнне (2020 ел) Сәләт «Пирамида» концертлар залында «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды.

 Билгеле булганча, чараның төп максаты булып Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, Сәләт  проектларын оештыручыларга, партнерларга, укытучыларга рәхмәт белдерү тора. Тантананы Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. «Рөстәм Нургалиевич һәм аның командасына рәхмәт! Монда килгән барыгызга да, барыбызга да бик зур рәхмәт! Бүген, чыннан да, бәйрәм. Безнең күңелебездә көн саен бәйрәм, чөнки менә бу зур бәйрәм булсын өчен, без көн дә үзебезнең проектларыбызны тормышка ашырабыз, бергә җыелабыз, бергә фикер йөртәбез, бергә үсәбез. Һәм менә елга бер мәртәбә шушылай җыелабыз. Бу инде традициягә әйләнде, бишенче мәртәбә үзебезнең иң-иңнәрне, иң акыллы, иң җитезләрне, иң көчлеләрне алга чыгарып алкышлыйбыз, котлыйбыз. Бүгенге чараның мөһимлеген шуннан белеп була. Рәхмәтемне монда килгән ата-аналарга да әйтәм – шулардан башлана бит. Аккош оясында аккош туа. Рәхмәт сезгә шундый балалар үстергәнегез өчен!» - дип сөйләде ул.

     «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе администрациясе «СӘЛӘТ ЯШЕЛ ҮЗӘН КЛУБЫ»н «СӘМРУХ 2019» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясенә «Ел клубы» номинациясендә катнашуга тәкъдим итте. Мәртәбәле казыйлар безнең 16 нчы мәктәп клубын «СӘМРУХ 2019» премиясенең җиңүчесе дип билгеләделәр. Мәктәп клубына «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан  бүләкләр һәм fund.selet.biz   платформасында тупланган акчалата премия тапшырылды. 

«Бу бәйгедә сәләтле балаларын җыйган клубыбыз белән 2016 нчы елдан бирле катнашабыз, без өчләтә лауреат, -  ди җитәкчеләре Динә Сәлаймановна Садриева, - «Сәмрух» премиясе миңа бик күп уңай хис-кичерешләр бирде, эчемдәге үз-үземә ышану хисе артты. Клублар ярышындамы, Сәләт йортында жюри каршындамы - һәр очракта да син үз-үзеңне җиңәсең, куркулар әкренләп бетә, уйлаган идеяңны чынга ашырасың, һәм бу сиңа чынлап торып ошый башлый! Шул ук вакытта кимчелекләреңне күреп, үзеңне кайсы яктан үстерергә икәненә төшенәсең. Бугенге көндә клубта 32 бала, алар арасында 1, 9 лицей, 5 нче гимназия, 15 нче мәктәп укучылары да бар. Без клубка татарча яхшы белгән яки белергә омтылган балаларны алабыз .

- Мәктәбебездә Сәләт клубы ачу – мәктәп тормышына яңа сулыш өрде,- ди мәктәп директоры Сәйфетдинов Рөстәм Равилевич. Клуб 2016 нчы елда ачылды. Аның безнең мәктәптә эшли башлавына укучыбыз Шәйхетдинов Тимерхан өлеше бик зур. Ул үзенең бөтен көчен, акылын клубны үстерүгә юнәлтте. Бүгенге көндә ул – «Сәләт клублары» президенты. Без аның белән чын-чынлап горурланабыз.

    19 нчы февральдә «Сәләт» йортында «Сәләт» клубларының төбәк оешмалары җитәкчеләре катнашында зур очрашу узды. Әлеге оешмалар җитәкчеләре  әдип  Әлмир белән очраштылар һәм клублар эшчәнлегендә уртак җаваплылык   хакында килешүләр имзаладылар.

 

    «Без, Сәмрухта катнашып, күпме тәҗрибә җыйдык! Күпме хис-кичерешләр! Күпме яңа дуслар! «Сәмрух» премиясендә безне күреп, горур «Ел клубы» исемен бирүләре безнең өчен зур шатлык булды» - диләр клубчылар, уңышларына шатланалар.

    «Сәмрух»үтте – хис-кичерешләр калды!

   

Клуб рәисе, 11 сыйныф укучысы, Маланьева Эльвира



К списку новостей