Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
К 195 – летию К. Насыри/ К. Насыйриның 195 - еллыгына багышлана
Опубликовано: 21.02.2020
7 февраль көнне Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылында урнашкан атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйриның архитектура-этнографик музеенда китап бәйрәме узды. Биредә танылган шагыйрә Эльмира Шарифуллинаның «Каюм коесы» дигән китабы тәкъдим ителде. Чара Татарстан Милли музее белән берлектә оештырыды.
Олы Ачасырдан ерак түгел, К.Насыйриның туган авылы Кече Шырдан урнашкан. Бу авылда бүгенге көнгә кадәр бөек галимнең рухын саклаучы ядкарьләр саклана. Шуларның берсе К.Насыйри үзе казыган кое. Әлеге коедан бүгенге көнгә кадәр авыл халкы файдалана, су ала.
Эльмира Шарифуллинаның иҗат иткән «Каюм коесы» поэмасы Насыйри авылдашларына гына түгел, тулаем шигърият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.
- Поэманы мин 1997 елда иҗат иттем. Бала чагымнан ук К.Насыйриның бөек педагог икәнен ишетеп үстем. Әти-әниләрем укытучы булгач, безнең өйдә татарның мәгърифәтче хезмәтләре еш телгә алына иде. Ә инде университетка укырга кергәч, Резеда апа Кадыровна ялкынланып әлеге шәхес турында сөйли торган иде. Ә соңрак мин Кече Шырдан авылында Каюм бабай коесы бар икәнен белдем. Бөек шәхескә булган соклану-хөрмәтемне поэмада мәңгеләштерергә ирештем, — диде Эльмира апа Шәрифуллина.
К списку новостей








