• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

V Межрегиональная конференция «Известные татары современности»/ «Заманның танылган татарлары» V төбәкара фәнни – гамәли конференциясе

Опубликовано: 18.02.2020

 

Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә 18 нче февралендә «Күренекле татарлар» музее эшли. 5 нче ел инде шушы музей кысаларында Яшел Үзән мәгариф идарәсе, Казан федераль университеты,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе белән берлектә «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип аталган төбәкара конференция үткәрелә. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырыла.

Конференциядә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе регионнары мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, Казан дәүләт универститеты галимнәре, магистрантлары, аспирантлары катнаштылар.

Конференция актлар залында башланып китте. Гимназия белән килгән кунакларны директор Ильина Марина Анатольевна таныштырды. Ул гимназиянең уңышлары, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләп узды. Күпмәдәниятле белем бирүгә аерым тукталды. «Күренекле татарлар» музее  күпмәдәниятле белем бирүнең үзәге булып торуы турында сөйләде. Музей нигезендә кызыклы шәхесләр белән очрашу «Аралашу» клубы белән таныштырды.

Конференция эшен секцияләрдә татар һәм рус телләрендә дәвам итте: «Шушы яктан, шушы туфрактан ул»,  «Күренекле татарлар», «Сәясәт, фән, медицина һәм cпорт өлкәсендә күренекле татарлар», «Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле татарлар». Конференциядә белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты.                   Конференциягә барлыгы 110 эш кубул ителгән иде. Быел эшләр читтән торып та каралды, бәяләнде. Укучыларның эчтәлекле чыгышларын һәйәт әгъзалары - Казан федераль университеты галимнәре, аспирантлары, иңтимагый оешма вәкилләре бәяләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар бирелде.

Конференция материаллары җыентык булып чыгачак, һәм КФУ сайтына урнаштырылачак. Конференциянең фәнни җитәкчесе педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Педагогика һәм психология институты мәктәпкәчә белем бирү һәм методика кафедрасы мөдире  Габделхаков Валерьян Фәрит улы.

 



К списку новостей