Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе
Опубликовано: 23.01.2020
2020 нче елның 16-22 нче гыйнварында Яшел Үзән районыны мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә 1 нче лицей, 5 нче гимназия, А.С. Пушкин исемендщге 9 нчы лицей, Васильево бистәсенең 3 нче татар мәктәбе, Осиново бистәсенең В.В. Карпов исемендәге лицей укытучылары катнаштылар. Татар теле яки татар әдәбиятыннан дәрес, сыйныфтан тыш чара, мастер-класслар һәм педагогик лабораторияләрен тәкъдим иттеләр. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында исә алар «Мин-укытучы» темасына эссене, үзләренең эш тәҗрибәсен яктырткан материалларны интернет челтәренә, шәхси сайтларына, блогларына урнаштырдылар. Бу чыганаклар да жюри тарафыннан бәяләнде.
Ханзарова Л.Ф. (Васильево бистәсенең 3 нче татар мәктәбе), Хәйретдинова Э.Р. (5 нче гимназия) бәйгедә – призёр; Каюмова Р.И. (1 нче лицей), Габидуллина Д.Г. (9 нчы лицей) – бәйгенең лауреатлары дип билгеләнделәр.
Бәйгедә иң күп балл җыючы Альбина Алексей кызы Захарова (В.В. Карпов исемендәге лицей) муниципаль этап җиңүчесе булды, һәм бәйгенең зона этабында республикабызның башка район укытучылары белән ярышачак.
Уңышлар телибез!
К списку новостей








