• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Камал артистлары Әйшә мәктәбендә

Опубликовано: 18.12.2019

 

16 нчы декабрь көнне Әйшә урта мәктәбендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Илдус Габдрахман, Фәнис Җиһанша һәм Алмаз Борһановлар белән очрашу булып узды. Моның сәбәбе дә бар иде, чөнки безнең мәктәп укучылары ел саен “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналы белән берлектә үткәрелә торган Республикакүләм “Сәйяр” театр фестивалендә катнашып килә. Узган ел Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп язылган “Сөембикә маҗаралары” дип исемләнгән спектакль белән катнашып лауреат исемен алдык. Ә быел балалар язучысы Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча эшләнгән спектакль белән  муниципаль турда җиңүче исемен алдык. Чарабызның максаты да укучыларны сәхнә серләренә төшендерү һәм театр дөньясына алып керү иде. Килгән кунакларыбызга да әкият – спектакльне  уйнап күрсәттек. Алар безгә үз киңәшләрен бирделәр, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итәргә кирәклегенә төшендерделәр. Үзләре дә безгә мастер – класслар күрсәттеләр. Фәнис әфәнде укучыларга күбрәк сәхнә серләрен төшендерсә, Илдус Габдрахман әкият геройларының характерларын, үзенчәлекләрен хәрәкәтләр белән аңлатып күрсәтте. Чын артист тарафыннан ясалган һәр хәрәкәт искиткеч төгәл һәм матур килеп чыкты. Укучыларда да       артистларча уйнап карау теләге уянды.

 

Чарабызның икенче өлешендә мәктәбебезнең “Яшь каләмдәшг” клубына  йөрүче яшь журналистлар кунакларыбыздан интервью  алдылар. Әңгәмә, аралашу шундый җылы һәм эчтәлекле узды. Артистларыбыз бер сорауны да игътибарсыз калдырмадылар, аларга бик теләп җавап бирделәр. Яшь журналистларыбыз  үзләрен кызыксындырган сорауларга бик тиз җавап таптылар. Шушы чарадан соң,  очрашуда катнашучы укучыларда театр белән кызыксыну тагын да артты.

 

 



К списку новостей