• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге регионароа педагогик укулар

Опубликовано: 17.12.2019

 

Шиһабетдин Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор. Әлеге бөек шәхескә багышланган педагогик укулар Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының «Гомуми төрдәге № 31 «Чишмә» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе»ндә 12 нче декабрьдә узды.

 

Педагогик укуларның максаты - мәшһүр галимнең мирасын укыту-тәрбия эшчәнлегендә киң файдалану,   сәләтле педагогларны фәнни эзләнү эшенә җәлеп итү. Иҗади эшләүче педагогларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

 

12 нче декабрь иртәсендә килгән кунакларны матур милли киемнәр кигән, чәчләренә бизәкле калфаклар утырткан хезмәткәрләр каршы алды. Бакчада тыныч, милли рух хөкемсөрә. Килгән кунаклар исә, башлап татар халкының көнкүреше музеена сәяхәт ясадылар. Сәяхәт «Шиһабетдин Мәрҗәни – бөек мәгърифәтче» дип исемләнгән күргәзмә белән дәвам итте. Музыка уен коралларыннан агылган моң бу атмосфераны тагын да тулыландырды һәм җанландырды.

 

Бакчаның мөдире Низамова Эльвира Зөфәр кызы үзенең сәламләү сүзләре белән педагогик укуларны ачып җибәрде.

 

 Конференциянең дәрәҗәле кунаклары:

 

Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов - Татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы;

 

Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов — татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече

 

Фәйрүзә Әсгат кызы Мөслимова - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты;

 

            Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы;

 

 

 

            Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы - «Ак калфак»  Бөтендөнья  татар хатын – кызлары иҗтимагый  оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе.

 

 

 

Укуларда катнашучылар өч лабораториягә бүленделәр. Беренче лаборатория «Нәсел шәҗәрәңне өйрәнү» темасы астында эшләде. Монда катнашучыларның гаять тирән, бай материаллар белән чыгыш ясаулары, кемнәрнеңдер үз нәселләрен 14нче буын бабаларына кадәр белүләре безне таң калдырды. Икенче лабораториядә исә педагогик мирас һәм һөнәри осталык турында фикер алыштылар. Районыбыз бакчалары һәм мәктәп укытучыларының чыгышлары күрше Марий – Эл, Чуваш республикаларыннан килгән кунакларныкы белән аралашып барды. Дус, күтәренке кәеф белән эшләделәр күршеләр. Үзләре өчен бик күп мәгълумат алышындылар. Бүгенге укыту – тәрбия эшенен, педагогка карата замана куйган таләпләрне узган гасыр таләпләре белән чагыштырдылар, нәтиҗәләр ясадылар. Чыгыш ясаучылар күп гасырлар буенча үз әһәмиятен югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән  педагогик мирасны,  югалтмый сакларга, белем бирү һәм тәрбия процессында дөрес куллана белергә кирәк икәнлеген аңлаттылар.

 

Өченче лаборатория чыгышлары Идел буеның күренекле милли мәгърифәтчеләре һәм аларның хезмәтләрен яктыртты. Чыгыш ясаучылар барысы да зур әзерлек белән килгән булып чыктылар. Һәркайсы үз эшенә якын булган мәгърифәтчененең хезмәт һәм тормыш юлы турында сөйләде. Әлеге шәхеснең бүгенге көндә дә укыту – тәрбия эшендә отышлы кулланып булган әсәрләре, идеяләре барлыгын әйттеләр, үз эшләрендәге тәҗрибәләр белән бик теләп уртаклаштылар, матур презентацияләр күрсәттеләр.

 

Бу матур чараның иң дулкынландырганы – тәбрикләү һәм бүләкләү өлеше булгандыр! Катнашучылар урыннар һәм катнашу турындагы дипломнар белән бүләкләнделәр. Үз эшеңнең бәяләнүен күрү әлбәттә, һәркемдә горурлык хисләре уята. Алга таба да зур уңышлар, сезгә, педагоглар!

 

 



К списку новостей