Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Сәләт-Олимп» олимпиадасының читтән торып катнашу этабы башлана!
Опубликовано: 13.11.2019
7-15-нче ноябрьдә «Сәләт-Олимп» республика олимпиадасының математика, инглиз теле, татар теле, әйләнә-тирә дөнья, хокук һәм икътисад фәннәре буенча читтән торып катнашу этабы уза. Анда 2-11-нче сыйныф укучылары катнаша ала.
http://selet.biz/tat/news/starts-correspondence-stage-of-the-annual-republican-olympiad-selet-olympus/
Биремнәргә сылтамалар – язма астында.
Олимпиадада катнашу өчен, vk.com/selet.olymp төркемендәге сылтамага басып керергә яки selet.biz сайтында өстә «Сәләт-Олимп» олимпиадасы» дигән төймәгә басарга кирәк. ИГЪТИБАР! Сылтамалар 7-нче ноябрь 16:00 сәгатьтән башлап, 15-нче ноябрь сәгать 23:59га хәтле эшли. Бары тик шушы вакыт аралыгында гына олимпиада биремнәрен чишеп булачак.
Олимпиаданың вакыты – 60 минут.
Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар төп этапка чакырылачак:
- 8-нче декабрь математика фәненнән.
- 15-нче декабрь инглиз теле һәм татар теле.
- 22-нче декабрь хокук, икътисад, әйләнә-тирә дөнья.
Килеп катнашу этаплары Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә узачак.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Бөтен катнашучыларгада сертификатлар бирелә.
Читтән торып катнашу этабында «проходной балл» җыючылар декабрьдәге һәм аннан соңгы айларда булачак килеп катнашу этапларында (төп этапта) катнаша алачак. Призерлар Татарстан Республикасының иң көчле мөгаллимнәре белән берлектә каникул вакытында уку-тренировка җыеннарында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
К списку новостей








