Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Яшел Үзән районында семинар – киңәшмә.
Опубликовано: 24.10.2019
24 октябрь көнне Яшел Үзән районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү» темасы астында узды.
Семинарда Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда узды.
Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында, А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, министрның беренче урынбасары Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Татартан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Марс кызы Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Вәли кызы Афанасьева, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Абдуллина Диләрия Марат кызы чыгыш ясадылар.
К списку новостей








