Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Авыл укытучысы – 2019» җиңүчесе
Опубликовано: 21.10.2019
«Мәгариф» журналы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесе үткәрде.
«Авыл укытучысы – 2019» үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Конкурсның максатлары:
– Татарстан Республикасы районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау;
– иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту, аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау;
– милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү.
Быелгы бәйгедә Яшел Үзәннең Осиново гимназиясе укытучысы Гатауллина Гөлгенә Равил кызы һәм Татар Танае мәктәбе укытучысы Закирова Асия Шәүкәт кызы катнаштылар.
Елдагыча II этапны уңышлы узган 10 конкурсант алдына реаль шартларда ачык дәресләр бирү бурычы куелды. Кама Тамагы, Арча, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Яшел Үзән, Спас һәм Мамадыш районнарыннан килгән укытучылар тирән эчтәлекле, инновацион дәресләр тәкъдим иттеләр. Аларның осталыгын «Авыл укытучысы–2019» бәйгесенең мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина, КФУның милли педагогикасы фәнни үзәге доценты Рәисә Садриева, ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының доценты һәм әйдәп баручы белгече Лилия Гыйләҗева һәм Лилия Хисмәтова.
«Предметка мәхәббәт» номинациясендә – Закирова Асия Шәүкәт кызы, Яшел Үзән районы Татар Танае мәктәбенең химия-биология укытучысы танылды.
Котлыйбыз!
К списку новостей








