• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзән укучылары Казанда шигърият бәйрәмендә

Опубликовано: 30.04.2019

 

26 апрель көнне татар халкы — зыялылар, яшьләр, балалар, әбиләр һәм бабайлар, барысы да көндезге сәгать 12 дә, һәрвакыттагыча, Тукайны зурлап, аның шәһәр үзәгендәге һәйкәле янына җыелды. Биредә шигърият бәйрәме узды. Төрле буын каләм ияләре үз иҗатларын сөйләп, Тукай карышнда сынау тота сыман.

Шигърият бәйрәмендә иң көчле, иң үткен шигырьләр яңгырый. Быел да шулай булды. Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, яшь шагыйрьләрдән Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар мәйданга җыелучыларга үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыды.

Тукай туган көнне хөрмәтләп, шигърият бәйрәменә Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Карачай-Черкессиядән дә каләм ияләре килде. Шагыйрь һәйкәле янында алар да шигырьләр сөйләде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Тукайның тууына 133 ел булу уңаеннан оештырылган чараларда  Яшел Үзән укучылары Казанда шигърият бәйрәмендә катнашты.

Яшел Үзәндә шигърият бәйрәме ике мәйданда узды. Г.Тукай иҗатын яратучылар бик күп җыелды бу бәйрәмгә.

 

 



К списку новостей