Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
“Көмеш кыңгырау” газетасы дуслар җыя”
Опубликовано: 26.04.2019
22 нче апрель көнне Әйшә урта мәктәбендә “Көмеш кыңгырау” газетасы дуслар җыя” дип исемләнгән очрашу булып узды. Анда татар язучысы, шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил абый Сафин һәм Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килә торган “Көмеш кыңгырау” исемле балалар газетасы хезмәткәрләре катнашты. Очрашу Факил абыйның тормыш юлына күзәтү ясау белән башланып китте, танышу язучының балалар өчен язылган шигырьләре белән үрелеп барды. Редактор урынбасары Лилия Фәттәхова укучыларга газетаның чыгу тарихы, кызыклы сәхифәләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Очрашу җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Укучылар әлеге чарага бик ныклап әзерләнделәр, чөнки чын язучы белән журналистларны күрү бәхете сирәк күренеш. Балаларда “Көмеш кыңгырау” газетасын үз кулларына алып уку теләге уянды, шунлыктан очрашу газетага язылу белән төгәлләнде.
К списку новостей








