Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Бердәмлектә-көч
Опубликовано: 23.04.2019Бүгенге көндә татар теленең хәле һәркемгә билгеле. Менә аның дәрәҗәсен ничек күтәрергә? Бу сорау мәгариф системасын, укытучыларны да бик борчый. Бу ел башында да Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Әбрар кызы проблеманы аңлап, анализлап, укытучылар белән уртакка салып сөйләште, яңа уку елына укыту- тәрбия планы белән таныштырды. Менә инде уку елы да тәмамланып килә, нәтиҗә ясарга да вакыт җитте. Яшел Үзәнебездә сәләтле балаларны үстерү, татар теле дәресләренең сыйфатын арттыру өчен бик күп эшләр башкарылды. Районыбызда үткәрелгән чараларның санын әйтеп бетергесез түгел. Моны Афзал Шамов конференциясендә язучы Галимҗан Гыйльманов да әйтеп үтте: ”Рус милләтле шәһәрегездә татар телендә шулкадәр чаралар үтүе районыгызның күрсәткече булып тора”,- диде. Минемчә, бу Яшел Үзән милли мәгариф бүлеге, укытучылар эшенә зур бәя бирелде дип уйлыйм. Бу сүзләрнең дөреслеген раслап, районыбызда апрель ай эчендә генә районыбызда дүрт республикакүләм семинар үткәрелде. Мин укыта торган мәктәпкә дә, ягъни А.С.Пушкин исемендәге лицейга, 18 нче апрельдә республика һәм Яшел Үзән укытучылары җыелды. Шәһәребезнең 9,7,4 ,5 нче мәктәп укытучылары, республикабызга укырга килгән сыйныф җитәкчеләренә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
9,7,4 нче мәктәп укытучылары ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтте. Ачык дәресләрдә туган телебезне тагын да камилләштерү максатыннан, “Сәлам” УМК сы, дәресләрдә яңа алымнар күрсәтелде. Халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмау, сәламәтлекне яшьтән саклау турында сыйныф сәгатьләре, тиздән Г.Тукайның туган көне җитү сәбәпле, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелде. Ә 5 нче гимназия укытучылары тарафыннан кунакларга мастер- класслар тәкъдим ителде. Укытучылар БиС технологиясе алымының асылын төшендереп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тагын да кызыклы үткәрү өчен, шушы методиканы практика аша җиткерде. Килгән кунаклар укучылар ролендә булып, алымның уңай якларын күрделәр.
9 нчы лицей яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте зурлыгын татар халкының этнографик, А.С.Пушкин, Богородицкий музейлары аша күрсәтте. Этнографик музейда 3 нче кадет сыйныфы музей, экспонат турында белемнәрен ныгыттылар, татар халкының сандыгында саклана торган әйберләрен үз куллары белән тотып карадылар, ә 6 нчы сыйныф укучысы Тихонова Карина рус милләтеннән булуына карамастан, татар җәүһәрләре турында сөйләде. Бөек рус шагыйре Пушкинның “Коръән аятьләренә охшатулар”турында, Богородицкийның татар балаларына рус телен укытуы, укытучыларга методик ярдәмлекләр язуы хакында укучыларның яхшы сөйләүләре кунакларны шаккатырды.
Семинар азагында күрсәтелгән чараларга йомгак ясалды. Килгән кунаклар балаларның рус мохитендә яшәүләренә карамастан, ике телне яхшы белүләрен ассысыклап үттеләр. Сыйныф, музей сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар укучыларга әхлак, патриотик тәрбия бирүдә сыйныф җитәкчеләре эшчәнлегенең игътибар үзәгендә торырга тиеш икәнлеге тагын бер кат семинарда дәлилләнде. Кунаклар семинарны оештыручыларга, җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештерделәр, Яшел Үзән укытучылары эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Яшел Үзән шәһәребездә республикакүләм стажировкалар, халыкара, регионара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелүе безне бик шатландыра. Димәк, шәһәребез татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли, уку- укытуның сыйфатын арттыру өстендә күп көч куя. Киләчәктә дә укучыларның татар телен өйрәнүдә мотивацияләрен күтәрү , әти-әниләрнең үзаңын арттыру -район, шәһәр мәктәпләренең төп проблемасы булып кала. Ә бу исә педагогик процессны оештыруда һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Район бердәм булганда бу бурычларны да чишәрбез дип өметтә калам.
Динә Габидуллина, туган( татар) тел һәм әдәбияты
укытучысы
К списку новостей








