Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Милли-төбәк һәм полиэтник компонентны тормышка ашыру
Опубликовано: 17.04.2019
16 нчы апрель көнне районыбызның 31 нче номерлы “Чишмә” балалар бакчасында үткәрелгән “Махсус факультатив шөгыльләр аша милли-төбәк һәм полиэтник компонентны тормышка ашыруның практик эшчәнлеккә корылган моделе” дип исемләнгән семинарга шәһәребезнең төрле балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә эшләүче педагоглар килде.
“Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар” ди безнең халык. Чыннан да, безнең киләчәгебез булган балаларыбыз үз төбәкләрендә, туган йортларында, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли рухта тәрбияләнеп үссеннәр, һәм киләчәктә җәмгыятькә файдалы, әхлаклы, рухи яктан нык, культуралы шәхесләр булып өлгереп җитсеннәр иде!” дигән сүзләр белән Роза Әбрар кызы семинарны ачып җибәрде.
Балаларны туган ягыбызның тарихы һәм табигате, халкыбызның гореф-гадәтләре, халык иҗаты үрнәкләре белән таныштыру юнәлешендә эшләү тәҗрибәсе белән 31нче номерлы балалар бакчасының педагоглары бик теләп уртаклаштылар.
Икенче кечкенәләр төркемендә театрлаштыруга корылган эшчәнлек ис китәрлек булды! Күптән түгел генә телләре ачылган сабыйларның чыгышын караганда тамашачыларның йөзеннән елмаю китмәде. “Тукай әкиятләренә сәяхәт” дип исемләнгән факультатив шөгыль исә, бу бакчада тәрбияләнүчеләрнең төпле белемле, кызыксынучан булуларын тагын бер кат исбатлады.
Балалар бакчасында музей педагогикасы буенча да бик отышлы эшләп киләләр. Музей бай, зәвыклы итеп оештырылган. Эш эзлекле алып барылганы сизелеп тора: дүрт-биш яшьлек балалар борынгы экспонатларның исемнәрен генә белеп калмыйча, нинди материалдан эшләнгәнлеген дә шартлатып әйтеп бирәләр.
Әти-әниләр белән эш алып бару проект эшчәнлеге буларак тәгъдим ителде. “Чишмә” балалар бакчасында “Әти-әниләр яры” клубы эшләп килә. Клуб әгъзалары булып милли җанлы әти-әниләр торалар. Монда алар, бала тәрбиясе өлкәсендә үзләре өчен төрле кызыклы һәм файдалы мәгълуматлар алалар, мастер-классларда кул эшләренә өйрәнәләр. Бүгенге мастер-класста кунаклар күннән милли орнамент белән бизәлгән эшләнмәләр ясау ысулын күреп үттеләр. Барлык кызыксынучыларга да үз куллары белән догалар өчен махсус күн кесәләр һәм сумка өчен бизәк эшләп карага мөмкинлек булды.
Милли-төбәк компонентын тормышка ашыру туган төбәк табигатен өйрәнү юнәлешен дә күз алдында тота. Икенче проект исә, нәкъ менә туган як табигатен өйрәнүгә корылган иде. “Хуш исле Ясмин” дип аталган проектта балаларның ана телендә чыгыш ясавы бик матур күренеш булды.
Семинар милли ризыклар тулы өстәл артында чәй эчү, фикер алышу белән тәмамланды. Бүгенге очрашу әле озак вакытлар күңелләрдә сакланыр дип ышанабыз.
Р.Ш. Шамсиева
К списку новостей








