Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Халыклар Дуслыгы Йорты Яшел Үзәндә
Опубликовано: 10.04.2019
РФ Президенты федераль грантының “Милләтара һәм динара килешүне ныгыту” юнәлешен тормышка ашыруда 2019 нчы елны ТР да “Дуслык һәм үзара килешү” дәресләре” тарафыннан мәдәни-белем бирү проекты астында күчмә чаралар үткәрелә. Бу проектның кураторы һәм республиканың партнеры -Татарстанның халыклар Дуслыгы Йорты.
Проект ТР да яшәүче төрле халыкларның үзара дуслык һәм теләктәшлек мәйданчыгы булып танылган. Балаларда чит халыкларның мәдәниятен хөрмәт итү, төрле халыкларның дуслыкта яшәү нигезен булдыру- проектның төп максаты булып тора.
Проект танып белү, белем һәм кызыксындыру блокларыннан тора һәм Татарстан халыклар Дуслыгы Йортының һәм милли иҗади коллктивлар Ассамблеясенең катнашуын күздә тота.
2019 нчы елның 3 нче апрелендә шәһәребезнең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы елда лицеенда халыклар Дуслыгы Йорты “Дуслык һәм үзара килешү дәресе” н үткәрергә җыелды. Бу чарада лицейның 7 нче сыйныф укучылары катнашты.
Чараны ТР ның Госсоветы депутаты, халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов башлап җибәрде, һәм лицейның директоры, Зеленодол шәһәренең “Лукоморье” рус җәмгыятенең директоры Кибец Валентина Васильевна да үзенең котлау сүзләрен җиткерде.
Дәреснең программасы тынычлык һәм үзара килешүнең мөһимлеге турында телефильм караудан башланды. “Минем илем- минем географиям”, “Куркак Камил”, “Карбыз” фильмнары күрсәтелде. Фильмны укучылар кызыксыну белән карадылар һәм милләтара тематикага карата багышланган сорауларга җавап бирделәр.
Чараның азагында республика халыклар Дуслыгы Йортының коллективы көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Бигрәк тә Оливер Мукенди башкаруында “Мин сине яратам” , Анжелика Вәкилованың “Карлыгачлар” җырлары, “Сантош” бию коллективының индия биюе укучыларның күңелләренә хуш килде. Концерттан соң дәреснең интерактив бүлегендә иң актив катнашучы укучыларга футболкалар һәм флеш-браслетлар тапшырылды.
К списку новостей








