Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
V Регионара Шамов Укулары
Опубликовано: 05.04.2019
Быел 5 нче гимназиядә бишенче тапкыр регионара Шамов Укулары үткәрелде. Бәйгегә республикабызның 8 районыннан 132 эш кабул ителде. Икенче турга галимнәр тарафыннан сайлап алынган эшләр катнашу һәм бәйгедә кабат көч сынау мөмкинлеге алды. Укуларның быел үзенчәлекле бер матур ягы да бар. Регионнар белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, быел да Курган өлкәсендә яшәүче татар балалары белән турыдан - туры эшләү мөмкинлеге булды. Шамов Укуларына Курганның үзеннән 15 эш килде. Шуларның 5 сы бик уңышлы дип табылды, призлы урыннарга лаек булды. Алар Шадрин, Шатров, Сафакүл районнарында яшәүче укучыларның хезмәт җимеше. Быел беренче тапкыр Чувашия Республикасынының Батыр районы 2 нче урта мәктәбе укучылары да эзләнү һәм тәрҗемә эшләре белән катнаштылар.
Гомумән алганда, Укуларның эчтәлеге дә азрак яңарган иде. Быел без Шамов иҗаты эзләре буенча барырга булдык. Шуңа күрә остаханәләребез дә үзгәрде. “Публицистика”, “Тәрҗемәче”, “Татар халык уен коралларында- татар халык көйләре”, “Заман шагыйре. Замана язучысы”остаханәләре шуны күз алдында тотып эшләнде. Олпат язучыларга алмашка килүче яшь язучыларыбызны пропагандалау- Укуларның алдына куелган тагын бер максаты. 3 остаханә шушы юнәлештә эшләде. “
Бәйгедә катнашучыларга бәяне мәртәбәле һәйәт бирде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Мирхәйдәрова Әлфия Хәбировна; шагыйрь, «Иделем акчарлагы—2010» яшь язучылар конкурсының шигърият буенча Гран-при лауреаты, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Гыйләҗев Фәнил Фаил улы; филология фәннәре кандидаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Ханнанов Рамил Гомәр улы; язучы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.Әмирханов Марат Әмирхан улы; татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе Корбанов Рәфис Харис улы; филология фәннәре докторы, профессор, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесеРәмиев Зөфәр Зәйни улы; филология фәннәре кандидаты, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Сабитова Илһамия Исламетдин кызы; филология фәннәре докторы, доцент, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Закирова Илсөяр Гамил кызы; язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш исемендәге Республика премиясе лауреатыГыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы; Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас һәм фәнни – популяр әдәбият бүлеге мөхәррире Шакирова Рәмзия; Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас һәм фәнни – популяр әдәбият бүлеге мөдире Камалиева Венера; КФУ доценты, РОССИЯ 1 ГТРК Татарстан каналы корреспонденты Мөршидә Җиһаншина; «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Завилевская Илсөя Мансур кызы; шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе Рифат Сәлах та да бар иде .“Иң матур шигырь” олстаханәсендә чыгыш ясаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләре дә иң матур чәчәкләр кебек бәйгенең гүзәл бер бизәге булды.
К списку новостей








