• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзәндә Каюм Насыйри исемендәге конференция халыкара дәрәҗәдә узды

Опубликовано: 06.03.2019

 

2019 нчы елның 5 мартында Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге  XV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

Конференцияне оештыручылар: Казан (Идел буе) федераль университеты, Каюм Насыйри институты, Татарстан Республикасы  Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Зеленодол муниципаль районы җирле оешмасы, Татарстан Республикасы  Зеленодол муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназиясе.

Конференция кунаклары: Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге секторы; Татарстан Республикасы Фәннәр академисе; Казан федераль университеты галимнәре; Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты; мәгариф идарәсе; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе

Конференциядә катнашу өчен  495 эш кабул ителгән иде, 250 эш  II нче турга узды. Барлык эшләр Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академисе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия ислам институты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре тарафыннан тикшерелде.

Конференциядә Россия Федерациясе  регионнары: Саратов, Пенза, Перьм, Әстерхан, Кыргызстан, Башкортостан, Оренбург, Түбән Новгород, Ульян өлкәләре, Мордва, Мари һәм Чуваш Республикасы, Мәскәүдән; шулай ук Татарстан Республикасының районнарыннан укытучылар һәм укучылар, КФУның чит илләрдән укучы студентлары катнаштылар.

         Секцияләрдә укучыларның чыгышларын Казан федераль университеты, Россия ислам университеты, Казан педагогия көллияте, Казан энергетика көллияте  галимнәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары бәяләделәр.

         Конференция эшенә югары бәя бирелде.



К списку новостей