Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Норлат мәктәбендә III регионара укучылар конференциясе
Опубликовано: 04.03.2019
26 нчы февраль көнне Норлат мәктәбендә III регионара “XXI гасыр мәгарифе: гореф-гадәтләр һәм яңалыклар” дигән укучылар конференциясе үткәрелде. Бу чараны оештыручылар: ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты, “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Норлат гомуми урта белем мәктәбе.
Конференция укучыларның иҗади сәләтен үстерү, аларның белемнәрен барлау һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә тарту максатыннан уздырылды. Бу конференциядә республикабазның төрле районнарыннан (Саба, Яшел Үзән, Буа, Апас, Кайбыч), Казан шәһәре һәм күрше Чувашия республикасы мәктәпләреннән укучылар катнашты.
Конференция кунаклары: Таһиров Энгель Ризак улы - ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, тарих фәннәре докторы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры; Мөхәммәдиева Айгөл Альберт кызы - ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты башкаручы директоры, тарих фәннәре кандидаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучысы; Галимҗан Гыйльманов - татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты; Рифат Сәлах - шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар бүлеге мөхәррире, Төркия язучылар берлегенең Н.Кемаль исемендәге әдәби премиясе лауреаты; Шакуров Камил Равил улы, Зеленодол районы Норлат җирле үзидарә рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты чыгыш ясадылар һәм үзләренең сәламнәрен җиткерделәр.
Пленнар утырышынан соң конференциянең эшчәнлеге 5 секциядә дәвам итте:
1) «Педагогик осталык. Укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеген үстерүдә мәктәпнең роле»; 2) «Мәктәпнең тарихи-мәдәни байлыкларны формалаштырудагы роле» ;
3) «Тарихи-мәдәни байлыкларны өйрәнүдә укучының катнашуы» ;
4) «Укучының дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда эзләну эшчәнлеге»;
«Мәктәп тарихларын өйрәнү»;
5) «Татарстанда декоратив –гамәли сәнгать үсеше» (декоратив –сәнгать эш үрнәкләре). Секцияләрдә чыгыш ясаган укучылар үзләренең төпле белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Укучылар ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты, “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе дипломнары белән бүләкләнделәр.
К списку новостей








