Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Халыкара "Илһамият" бәйгесе җиңүчеләре
Опубликовано: 11.12.2018
7 – 8 декабрьдә Казанда мәктәп укучылары һәм студентлары өчен "Илһамият" бәйгесе узды.
Әлеге Халыкара бәйге-фестиваль 2015 елдан башлап Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыклары, Татарстан Мәдәният министрлыгы, башка күп кенә оешмалар тарафыннан, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән дә оештырылып үткәрелә. Төп оештыручы (учредитель) - Казан Дәүләт Мәдәният институты. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм студентлар сәнгатьле сөйләм һәм вокал номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә катнаштылар.
Быелгы фестиваль Туфан Миңнуллинга багышлап үткәрелде.
Яшел Үзәннең мәктәп һәм балалар бакчалары уңышлы чыгыш ясадылар һәм Дипломнар, кыйммәтле призлар белән бүләкләнделр:
10 нчы прогимназия – I нче дәрәҗәле Диплом, II нче дәрәҗәле лауреат Дипломы;
10 нчы гимназия – III нче дәрәҗәле Диплом;
15 нче мәктәп - I нче дәрәҗәле Диплом;
16 нчы мәктәп - III нче дәрәҗәле лауреат Диплом;
24 нче балалр бакчасы - III нче дәрәҗәле Диплом.
КОТЛЫЙБЫЗ!
К списку новостей








