Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Республикакүләм «Гыйлем фест» фәнни-тикшеренү һәм социаль проектлар бәйге-фестивале финалы нәтиҗәләре
Опубликовано: 04.12.2018
1 нче декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Республикакүләм «Гыйлем фест» фәнни-тикшеренү һәм социаль проектлар бәйге-фестивале финалын уздырды.
Проектның максаты — укучыларны татар телендә актуаль фәнни-тикшеренү эшләре язарга, татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән фәнни һәм социаль проектлар булдырырга этәрү, гомумбелем оешмаларны һәм педагогларны белем бирү процессын татар телендә алып барырга стимуллаштыру.
Бәйгедә гомумбелем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү оешмалары, урта профессиональ белем бирү оешмалары укучылары катнашты.
Яшел Үзәннән Норлат мәктәбе, 5 нче гимназия һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей командалары үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.
Бәйгенең лауреатлары – 9 нчы лицей командасы «Төрки – татар календаре» проекты белән.
Котлыйбыз!
К списку новостей








