Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Габдулла Тукай – төбәгебезнең горурлыгы» муниципаль бәйге узды
Опубликовано: 26.04.2018Яшел Үзәннең 4 нче гомуми урта белем мәктәбендә “Габдулла Тукай – төбәгебезнең горурлыгы” исемле сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде.
Бәйрәмгә кунак булып язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим; язучы, Татарстанның Һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхаки исемендәге премия лауреаты Рәфкать Кәрами; Яшел Үзән районының Г. Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Филиппова Клара Мәрдән кызы килделәр.
Бәйге Тукайга багышланган матур тантана белән башланып китте. Габдулла Тукайның балачагы, гомер сәхифәләре һәм иҗаты театраль күренешләр, шигырьләр, җыр һәм биюләрдә чагылды. Татар шагыйренең сүзләре чуашча, инглизчә һәм русча да бик тәэсирле яңгырады.
Шигърият бәйрәменә шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән укучылар килде. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен йөрәкләре аша үткәреп, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кечкенәрәкләр “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”, “Фатыйма белән Сандугач”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл” шигырьләрен бик яратсалар, өлкәнрәк сыйныфларда укучылар ”Милләтчеләргә”, “Ана догасы”, “Государственная думага”, “Китмибез”, “Теләнче”, “Алдандым” кебек җитди мәсьәләләрне күтәргән һәм тирән хисле шигырьләрне зур осталык белән башкардылар. Тукай әнә шулай үлемсез әсәрләре белән яшь буынның күңелләрендә мәңгелек урын ала.
Тукай бәйрәмендә язучылар белән очрашу да тамашачылар күңелендә җылы хатирә булып калыр. Татар телен белсәң, аның бай әдәбиятын укып, рухи көч, ләззәт алырсың.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигърият бәйрәме әнә шулай матур үтте. Без Тукайлы булуыбыз белән горурландык, аның шигырьләрен тыңлап хозурландык.
К списку новостей








