• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Опубликовано: 25.04.2018

16-18 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына 350дән артык укучы катнашты. Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән темага багышланды.

20 апрель көнне Актерлар йорты сәхнәсендә гала-концерт белән тәмамланды.

Быел конкурска Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 350дән артык гариза алынган. Бәйгедә Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.

Жюри составына Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, РФның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, профессор Эльмира Хамматова, Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдуллин, “Федераль татар милли-мохтарияте” иҗтимагый оешмасы советы аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрипова, Казан театр училищесы педагог-режиссеры Марсель Мәхмүтов, сценарист, Казан театр училищесы педагогы Ләйлә Сәләхетдиновалар кергән.

РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев жюринең рәисе булып тора.

Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте гамәлгә куйган.

Яшел Үзән мәктәпләренең муниципаль турында җиңүче укучыларыбыз республика күләмендә катнашып, җиңүгә лаек булдылар.

Җиңүчеләр:

Кузина Елезавета, 8 нче сыйныф (Норлат мәктәбе) – “Телне саклаучы һәм яклаучы” номинациясендә (укытучы Гимадиева Д.М.),

Сәйфетдинов Газиз, 6 нчы сыйныф (Мулла Иле мәктәбе) – III урын (укытучы Гизатуллина Г.Р.).

Лауреатлар:

Гайфуллин Булат, 2 нче сыйныф (Осиново гимназиясе), (укытучы Файзрахманов Г.Г.) 

Гайнуллина Хания, 8 нче сыйныф (Норлат мәктәбе), (укытучы Гилязова Р.Г.),

Вакилова Лилия, 10 нчы сыйныф (В.В. Карпов исемендәге лицей), (укытучы Павлова Р.М.),

Пыркина Ангелина, 5 нче сыйныф (Осиново гимназиясе), (укытучы Саттарова Г.Р.). 

 

Котлыйбыз!



К списку новостей