• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

«Тукай мирасы» фестивале

Опубликовано: 24.04.2018

Олуг шагыйребез Габдулла Тукайның бай, матур могҗизалы иҗаты белән сабыйларны  таныштыруда балалар бакчасының роле чиксез зур.

20 нче апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең “Йолдызлык” прогимназиясендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган  “Тукай мирасы”  Төбәкара бәйге-фестиваль узды. Апрель башында оетыру үзәгенә республикабызның төрле төбәкләрдән  берсеннән-берсе күркәм видеоязмалар  агыла башлады. Барлыгы 107 эш төрле номинацияләрдә тикшерелде: театраль күренеш, әдәби-музыкаль композиция, җыр, бию, шигырь сөйләү. Бәяләү вазифасы Татарстан Республикасы язучылар берлегенә тапшырылды. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләр чыгарганнан соң, иң матур, уңышлы номерлар белән балалар һәм аларның җитәкчеләре  фестивальгә чакырылды.

Фестивальдә әкият геройлары Шүрәле белән Су анасы балалар белән уеннар, викториналар оештырып, бәйрәмнең тылсымлы атмосферасын булдырдылар.

Әлеге чарада яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире  Рифат Сәлах,  Бөтен дөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәксесе Мирхәйдәрова А.Х., Яшел Үзән балалар сәнгать үзәгенең педагогы Лотфуллина Г.Р., Яшел Үзән 3 нче номерлы гимназиянең милли мәсәләләр буенча директор урынбасары Минһаҗева М.К.  булдылар.  Катнашучылар Тукай шигырьләрен яттан сөйләү, җыр башкару  белән беррәттән, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп театраль тамаша күрсәттеләр. Чыгышларында әдип иҗатының асылы күренде: мавыктыргыч сюжет  аша сабыйларга әхлакый тәрбия бирү. Фестивальдә җиңүчеләр дипломнар, Тукайның китаплары белән бүләкләнде.

Әлеге бәйрәм олуг шагыйребез иҗаты белән кызыксындыру, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли горурлык хисен тудыруга зур өлеш кертте.

 

 



К списку новостей