• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Яшел Үзәндә «Үз халкын данга күмгән татарлар» III төбәкара фәнни – гамәли конференциясе узды

Опубликовано: 20.03.2018

Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә «Күренекле татарлар» музее эшли. Өченче ел инде шушы музей кысаларында «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип аталган төбәкара конференция үткәрелә. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырылды.

Конференция быел 20 нче мартта уздырылды.

Россия Федерациясе регионнарыннан: Оренбург, Саратов, Самара,Түбән Новгород, Свердлау, Красноярск, Ульяновск өлкәләре, Дагыстан, Чувашия Республикасы мәктәпләреннән; Яшел Үзән районы мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнаштылар.

Коференциягә бик күп кунаклар чакырылган иде.

Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча идарә җитәкчесе;

Мусина Гөлия Фәргать кызы - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе;

Идрисова Кадрия Рәис кызы - «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты;

Афанасьева Рәисә Вәли кызы - Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе начальнигы;

Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы;

Филлипова Клара Мәрдән кызы - Яшел Үзән районы милли-мәдәни үзәге җитәкчесе;

Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы - «Ак калфак» Бөтендөнья татар  хатын –кызлары  иҗтимагый  оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе;     

Габделхаков Валерьян Фәрит улы - педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Педагогика һәм психология институты мәктәпкәчә белем бирү һәм методика кафедрасы мөдире;  

Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы -   шагыйрә Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Шәфигуллина Рушания Фаил кызы – Казан шәһәрендәге Каюм Насыйри музее директоры;

Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы - «Ватаным Татарстан» газетасының баш редакторы урынбасары;

Гатауллин Раил Мәүлет улы - җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры;

Садыйков Шамил Фәнис улы, ТР Фәннәр акдемиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының  милли мәгариф һәм тарих үзәгенең өлкән хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты;

Завилейская Илсөя Мансур кызы – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире;

Дәүләтшина Рузия Җәүдәт кызы  - Яшел Үзән телекомпаниясе «Көн артыннан көн» тапшыруының баш мөхәррире.

Конференция актлар залында башланып китте. Гимназия белән килгән кунакларны директор Ильина Марина Анатольевна таныштырды. Ул гимназиянең уңышлары, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләп узды. Күпмәдәниятле белем бирүгә аерым тукталды. «Күренекле татарлар» музее  күпмәдәниятле белем бирүнең үзәге булып тора. Музей нигезендә кызыклы шәхесләр белән очрашу клубы эшләп тора. Ул «Аралашу» дип атала. Конференциядә катнашучыларга шушы клуб кысаларында әзерләгән «Күңел агымының сере» исемле чара тәкъдим ителде. Бу чараның кунагы Татарстанның атказан сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иде. Гимназия укучылары шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Э. Шәрифуллина укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Үзе дә яңа язган шигырьләрен укып китте. Кичә бик җанлы, матур узды.

Конференция эшен секцияләрдә татар һәм рус телләрендә дәвам итте: «Шушы яктан, шушы туфрактан ул»,  «Күренекле татарлар», «Сәясәт, фән, медицина һәм cпорт өлкәсендә күренекле татарлар», «Әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле татарлар». Конференциядә белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты.

Конференциягә барлыгы 80 эш кубул ителгән иде. Быел эшләр читтән торып та каралды, бәяләнде. Укучыларның эчтәлекле чыгышларын  һәйәт әгъзалары  бәяләде. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының диплом һәм сертификатлары бирелде.

 

 

 



К списку новостей