Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
16 нчы мәктәптә Роберт Миңнуллин белән очрашу кичәсе
Опубликовано: 21.03.201820 нче март көнне шәһәребезнең 16 нчы мәктәбендә Сәләт - Яшел Үзән клубы белән берлектә Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Роберт ага Миңнуллин 70 яшьлегенә багышланган очрашу кичәсе булып узды. Билгеле ки, Роберт абый балалар шагыйре булып танылган. Шулай ук аның туган телебез, әнкәйләр, туган як, яшәү мәгънәсе темаларына язылган шигырьләре дә бихисап. Күпме шигырьләренә җырлар язылган!
Укучылар аның иҗаты, шәхси тормышы, сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны яудырдылар гына. Ә ул үз чиратында боларга бик теләп җавап бирде. Телебезнең язмышы хакында, иҗат кешесе буларак, үзенең тормыш кыйбласы турында да әңгәмә корды. Балалар, аның шигырьләрен ятлап, үз нәфис сүз осталыкларын күрсәттеләр; аның сүзләренә язылган җыр да башкарылды. Шагыйрь, бик теләп, яңа гына язылган шигырьләрен яшь тамашачыларга тәкъдим итте. Шигырь язу серләрен укучылар белән дә уртаклашты. Роберт аганың балаларча эчкерсез, самими дә, саллы фикерле, тирән фәлсәфи уйлы да шәхес булуына тагын бер кат инандык. Әлеге очрашудан балалар, укытучылар һәм әдип үзе дә бик канәгатьлек хисе белән таралыштылар. Кечкенә сыйныф укучылары бигрәк тә үз итте Роберт абыйны: кочаклап алып, фотоларга да төштеләр. Каләм әһелләребез белән якыннан танышулар балаларның әдәбият белән кызыксынуы өчен бик яхшы чара булып тора.
К списку новостей








