• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Ачасыр мәктәбендә Ш. Таһири исемендәге конференция узды

Опубликовано: 13.03.2018

 

12 март көнне Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбендә  күренекле мәгърифәтче, педагог, беренче татар рәссамы Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһириның тууына 160 еллыгына багышланган I муниципаль фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге күренекле шәхес 1958 елның 12 мартында Олы Ачасыр авылында дөньга килә. Авыл мәдрәсәсендә, соңрак “Мәрҗәния” мәдрәсәләрендә белем ала. Санкт-Петербургта Император сәнгать академиясендә укып рәссам таныклыгын алган беренче татар кешесе. Беренче рәсемле татар әлифбасы төзүче, бүгенгесе көндә кулланылучы каллиграфия язуын булдырган, Казан Татар Укытучылар мәктәбе мөгаллиме.

Конференциягә  Казаннан, Яшел Үзәннән күп санлы кунаклар килгән иде:  Хадиев Ирек Габделхәй улы – ТР Милли китапханәсе директорының фәнни эшләр буенча урынбасары;

Заһидуллин Айрат Җиһагир улы - ТР Милли китапханәсенең   кулязмaлaр һәм сирәк китaплaр бүлeгe мөдирe;

Хәйдаров Сәйяр Илдар улы  - ТР Милли ктапханәсенең гигиена һәм документларны реставрацияләү бүлеге мөдире;

Абзалина Рәмзия Әсрар кызы – ТР Милли музее фәнни хезмәткәре;

Улемнова Ольга Львовна -  Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының сәнгать белгече, сәнгать фәннәре кандидаты;

Хасанова Асия  - КФУ ның физка-математика фәннәре кандидаты, Ш.Таһириның оныгы Вартан Таһировның тормыш иптәше;

Мирхәйдәрова  Әлфия  Хәбир кызы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән  бүлекчәсе җитәкчесе;

Сәләхова Роза Әбрар кызы – ТР Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты һ.б. затлар. Шулай ук район мәктәп укучылары һәм аларның укытучылары катнашты.

Конференциянең беренче өлеше залда кунаклар һәм укучылар катнашында узды. Анда мәктәп укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль композиция куелды һәм  чакырылган кунаклар чыгышы тыңланды. Залның икенче ягында Ш.Таһирига багышланан зур күргәзмә оештырылган иде.  Шуны әйтергә кирәк, ТР Милли музее хезмәткәрләре дә үз фондларыннан Ш.Таһирига багышланган китап күргәзмәсе алып килгән иде.

Конференциянең икенче өлеше секцияләрдә дәвам итте. Мөхтәрәм жюри укучыларның әзерләп килгән фәнни  һәм иҗат эшләрен бәяләде. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга махсус дипломнар  һәм бүләкләр тапшырылды. Ә I дәрәҗәдәге дипломнарга Норлат мәктәбеннән Гыйләҗева Ризәлә, Урысбага мәктәбеннән Минһаҗева Әнисә, Ачасыр мәктәбеннән Абзалина Гөлия, Шиһабетдинова Ләйлә, Гыйниятуллина Илзирә һәм Гайнуллин Камил лаек булды.

 



К списку новостей