Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Сәләт-Яшел Үзән» Клубы Республикакүләм «Сәмрух 2017» җиңүчесе
Опубликовано: 20.02.2018Яшел Үзәннең 16 нчы мәктәбенең «Сәләт-Яшел Үзән» Клубы Республикакүләм «Сәмрух 2017» сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә II урынга лаек булды. «Сәмрух 2017» ел премиясендә катнашу алар өчен зур вакыйга булды. «Сәләт-Яшел Үзән» Клубы әле бик яшь, нибары икенче ел гына эшли. Тик узган ел бик нәтиҗәле булды: бик күп чаралар үткәрделәр. Ә әлеге номинациядә урын яулау – зур тырышлыкның нәтиҗәсе. Клубның эшчәнлегендә 16 кеше катнаша. Алар барысы да бик сәләтле, «сәлкеш» дигән зур исемне йөртергә лаеклылар. «Максатыбызга ирешкән булсак та, тукталып калырга исәп юк. Һәрвакыт алдынгы булу һәм эшләү теләге белән янабыз. Илһамыбыз сүрелмәс дип уйлыйм» - ди җитәкчеләре, 10 нчы сыйныф укучысы Тимерхан Шәйхетдинов.
Котлыйбыз, тагын да зур уңышлар телибез!
К списку новостей








