Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Акъегет мәктәбендә “Гасырлардан гасырларга халкымның горыф-гадәте, кул эшләре, һөнәрчелек бабаларым үрнәге” дигән чара узды
Опубликовано: 25.12.2017Соңгы елларда бу онытылган бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау, халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышуга игътибар арта бара.
Татар халкының гореф-гадәтләрне, йолалары тирән мәгънәгә ия. Алар кешегә төрле яклап тәрбияләнергә ярдәм итә. Теге яки бу бәйрәмдә катнашу кешенең тормыш тәҗрибәсен баета, нинди дә булса характерлы сыйфат тәрбияләү чарасы булып тора, милли үзаң үсүенә йогынты ясый, җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау була.
Акъегет мәктәбендә, җирле “Ак калфак” оешмасы белән берлектә “Гасырлардан гасырларга халкымның горыф-гадәте, кул эшләре, һөнәрчелек бабаларым үрнәге” дигән баш асында тирән эчтәлекле чара моның ачык мисалы булып тора.
Кичәгә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы югары бәя бирде. -Өлкән буын киңәшләрен тотып эшләгән буын һич тә үзенең йолаларын,горыф-гадәтләрен югалтмас,онытмас. Мин Акъегет авылы халкына сокланам, барысы да бердәм булып эшне башкаралар ,-диде.
Шулай ук бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия, Мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Сәләхова Роза, 10 балалар бакчасы татар теле белгече Мөхәммәтҗанова Элвиралар да үзләренең җылы фикерләрен җиткерделәр.
К списку новостей








