Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Рәсәй Федерациясе халыклары телләрендә фәнни – гамәли конференция нәтиҗәләре
Опубликовано: 28.11.201723 нче ноябрь көнне Казанның күппрофильле полилингваль 180 нче номерлы гимназиясендә Рәсәй Федерациясе халыклары телләрендә фәнни – гамәли конференциясе уздырылды. Конференциядә Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Юзеев Владислав үзенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Васильевна Бачкова белән катнашып кайтты. Конференция алты юнәлештә барды, укучылар үзләренең эзләнү эшләрен татар, рус, мари, чуаш, удмурт һәм башкорт телләрендә якладылар. Аларның эшләренә галимнәребез бәя бирде. Юзеев Владислав якташ язучыбыз Фаил абый Шәфигуллинның әсәрләренә нигезләнеп «Юмор – Фаил Шәфигуллин иҗатында иң югары нокта» дип исемләнгән фәнни эзләнү эшен яклады. Катнашучы һәрбер укучыга сертификат тапшырылды, ә иң яхшы эшләр югары бәяләнде. Укучыларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей








