Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Регионара хезмәттәшлек. Курган өлкәсендә «Татар мәгарифе көннәре»
Опубликовано: 23.11.2017
2017 нче елның 15-17 нче ноябрь көннәрендә Курган өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында «Татар мәгарифе көннәре» узды. Әлеге чарада Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәп директоры Сәйфетдинов Р.Р. та катнашты.
Татарстанлылар Курган өлкәсенең Сафакүл, Әлмән, Шадрин, Шатров районнарындагы татар авыллары, аларның яшәеш-көнкүреше, мәктәпләре, мәдәният йортлары, мәчетләре һ.б. белән таныштылар.
17 нче ноябрьдә Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Навапович Фәттахов катнашында Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбе белән Курган өлкәсенең Шатров районындагы Кызылбай мәктәбе арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде. Мәктәп директорлары Сәйфетдинов Р.Р. һәм Ефимова Т.В. үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Килешүдә ике мәктәп арасында төрле чаралар уздыру, үзара дәреслекләр, методик әдәбият алмашу каралган.
Чараны йомгаклау тантанасы Курган шәһәрендәге Мәгариф департаменты бинасында Татарстан Республикасы һәм Курган өлкәсенең Мәгариф җитәкчеләре катнашында зурлап үткәрелде.
К списку новостей








