Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Осиново гимназиясендә «С.К. Гыймәтдинов укулары» узды
Опубликовано: 23.05.201722 нче май көнне “С.К.Гыймәтдинов исемендәге Осиново гимназиясе”ндә I төбәкара “Гыймәтдинов укулары” үткәрелде. Быел шушы чара сигезенче тапкыр үткәрелә. Алдагы елларда ул муниципаль күләмдә үткәрелеп килә иде. Укуларда районыбызның төрле мәктәпләреннән, һәм Оренбург өлкәсеннән укучылар катнашты. Алар алты секциягә бүленеп эшләделәр.
Гимназия Оренбург өлкәсе Абдулин районы Чеганлы мәктәбе белән үзара хезмәттәшлек итә, алар да “Туган авылым тарихы” видеоязмалары белән бүгенге чарада зур теләк белән читтән торып катнаштылар.
Киләчәктә уртак план нигезендә, укытуның алдынгы алымнарын өйрәнү, уңай тәҗрибә туплау максатыннан, бәйге, фәнни-гамәли семинар, матур очрашулар үткәрелер дигән теләктә калабыз.
Әлеге аралашу укучыларда милләтебезгә, аның гореф-гадәтләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, телебезне саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. Бу очрашуларның һәрберебез өчен дә файдалы һәм дәвамлы булуын телибез.
К списку новостей








