Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
"Сәләт-Яшел Үзән" клубы "Переведи! Татарча өйрәнәбез" шәһәркүләм уенын уздырды
Опубликовано: 16.03.2017
14 март көнне шәһәребезнең 16 нчы мәктәбендә "Сәләт-Яшел Үзән" клубы "Переведи! Татарча өйрәнәбез" шәһәркүләм уенын уздырды. Уенны нәкъ телевезион версиясендәге шикелле "Сәләт-Яшел Үзән" клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов чакыруы буенча килгән Илсур Нәфыйков үзе алып барды. Уенда барлыгы шәһәребезнең 5 командасы катнашты. Болар – 3 нче гимназия, 14 нче лицей, 16 нчы, 4 нче һәм 7 нче мәктәп укучылары.
Уенның төп максаты - катнашучыларның сүзлек байлыгын киңәйтү һәм баету. Чөнки үз туган телеңне камил белү бик мөһим, һәм шулай ук татар теле чит тел кебек тә гаять кызыклы.
Менә уен 3 туры да тәмам булды. Хөкемдарлар баллар санарга киттеләр. Һәм безнең кунак белән кызыклы әңгәмә башланды. Аның барышында Илсур Закирҗан улы балаларны кызыксындырган сорауларга тәфсилле җаваплар бирде, үзенең "Сәләт"тәге маҗараларын сөйләде.
Ахырда барлык катнашучылар "Болгар -Туган Тел" форумы эмблемалы чынаяклар һәм грамоталар белән бүләкләнде, ә призлы урыннар яулаучылар татар язучысы Азат Вергазовның "Хыялыйлар" китапларына ия булды.
"Переведи! Татарча өйрәнәбез" уены нәтиҗәләре:
I урын - 3 нче гимназия укучылары
II урын - 16 нчы мәктәп укучылары,
III урын - 14 нче лицей укучылары.
Котлыйбыз, афәрин!
К списку новостей








