• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Олы Яке мәктәбендә муниципаль семинар

Опубликовано: 16.03.2017

14 нче март көнне Олы Яке гомуми урта белем мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда укучыларның рухи-әхлакый үсеше”  темасы буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинары үткәрелде. Семинарның беренче өлешендә Зарипова Рамилә  Әхәт кызы 5 нче сыйныфта “Фонетика, орфоэпия, орфография бүлекләрен кабатлау”  дигән темага  татар теленнән үткәннәрне кабатлау дәресе, Миндубаева Рәзинә Хәмит кызы  3 нче сыйныфта  “Вакыйф Нуруллин иҗатында сугыш чоры балалары” темасына  әдәби уку дәресе, Зиннатуллина Илдилә Ренат кызы  “Нәүрүз бәйрәме тарихы”  темасына  фольклор күренеш күрсәтте. Әлеге дәресләр ФДББС кысаларында татар телен өйрәнүнең матур үрнәге булды. Укытучылар үзләренең дәресләрендә күп төрле эш алымнарын кулланды: төркемнәрдә, парларда  эш, ситуатив күнегүләр һ.б. Семинарның икенче өлешендә “ Көннең яктылыгы кояшта, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда” дип аталган дәрестән тыш  чара  укучыларның  дәртле җырлары, матур биюләре, күңелле шигырьләре белән үрелеп барды. Әдәби – музыкаль композиция кунакларга бик ошады, күңелләргә кереп калырлык булды.

 

Соңыннан түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды. Семинарда катнашучылар ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларга югары бәя бирделәр. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.  



К списку новостей