• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

II регионара конференция «Үз халкын данга күмгән татарлар»

Опубликовано: 12.03.2017

Сезгә дәшәм, газиз татарларым,

Алтыннарым минем, талантларым!

Татарларым, сезне мактый-мактый,

Карлыгыплар бетә тамакларым...

Роберт Миңнуллин

 

  10 нчы март көнне Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә «Үз халкын данга күмгән татарлар» исемле II төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул күренекле татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау максаты белән, укучыларда халкыбыз белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырылды. Анда Мари, Мордва Республикаларыннан, Оренбург өлкәләреннән, Татарстанның күп кенә районнарыннан килгән белемле, талантлы, кызыксынучан балалар катнашты. Конференция эшендә  күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы; «Ак калфак» Бөтендөнья татар  хатын –кызлары  иҗтимагый  оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы; Зеленодол  районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы; шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шарифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы; «Ватаным Татарстан» газетасының баш редакторы урынбасары Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы; Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының  милли мәгариф һәм тарих үзәгенең өлкән хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Садыйков Шамил Фәнис улы; укытучы-ветеран, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Шарафетдинов Виль Шарифзян улы ; Халитов Марат Дамир улы, югары квалификацион категорияле укытучысы, шәһәр методик берләшмә җитәкчесе; Яшел Үзән телекомпаниясе  баш мөхәррире Дәүләтшина Рузия Җәүдәт кызы ; «Яшел Үзән» газетасының корреспонденты Гаязова Алия Рафаэль кызы.

  Конференцияне гимназия директоры Ильина Марина Анатольевна ачып җибәрде. Ул гимназиянең  уңышлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Күпмәдәниятле белем бирүгә аерым тукталды. «Күренекле татарлар» музее күпмәдәниятле белем бирүнең үзәге булып тора. Музей нигезендә кызыклы шәхесләр белән очрашу клубы эшләп тора. Ул «Аралашу» дип атала. Конференциядә кунаклар гимназия безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрә Әдиятуллина Мәдинә Хафизовна белән аралашты. Укучылар аның шигырьләрен укыдылар. Автор үзе дә чыгыш ясады. Очрашу бик кызыклы узды.

  Конференция эше секцияләрдә дәвам итте.Укучылар мәдәният, әдәбият, фән, спорт һ.б. өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән күренекле татарларга багышланган фәнни-тикшеренү эшләре белән таныштырдылар, шулай ук үзләре иҗат иткән әсәрләр белән чыгыш ясадылар.Укучыларның эчтәлекле чыгышларын  һәйәт әгъзалары  бәяләде. Җиңүчеләргә  дипломнар һәм катнашучыларга сертификат тапшырылды.

Минһәҗева Мәдинә

Зеленодол районы 3нче  номерлы гимназиянең

милли уку –укыту эшләре буенча директор урынбасары

 

 

 

 

 



К списку новостей