• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

«Сәләт» клубларының V нче Рәсәй күләм гамәли семинары

Опубликовано: 09.03.2017

2017 нче елның 3 – 6 мартында Биләр шәһәрендә «Сәләт» клубларының V нче Рәсәй күләм гамәли семинары булып узды. Семинар Рәсәй төбәкләрендә һәм Татарстан Республикасы районнарында Сәләт клублары эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Биредә республикабызның 12 район һәм шәһәрләреннән 40 бала катнашты. Программада төп акцент «Сәләт» хәрәкәтен алга җибәрүгә юнәлтелә. Аның нәтиҗәсендә хәзер Казанда, Яшел Үзәндә, Самарада, Буада, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Сәләт» клублары барлыкка килде.
Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга да, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк, — дип белдерде «Сәләт» клубы президенты Игорь Смирнов.

Семинар бик продуктив һәм файдалы үтте. Катнашучы 40 баладан тыш, иҗтимагый челтәрләрдән күреп, безгә әле сәлкешләребез (сәләтле кешеләр) дә килеп кушылды. Моны күрү тагын да батырлык, шатлык  өстәде.
Семинарның программасы бик тыгыз һәм файдалы. Башта катнашучыларны  «Сәләт» дөньясы белән — принциплар, проектлар, гомумән «Сәләт» клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Соңыннан командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш  формуласы серләре ачылды.

 

«Сәләт – Яшел Үзән» клубы семинардан Мактау кәгазе белән кайтты.




К списку новостей