• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көнендә 3 нче гимназиядә әти – әниләр конференциясе

Опубликовано: 22.02.2017

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Һәр милләт, һәр халык өчен бу бәйрәм көн-

-һәркайсыбызга үзебезне туган халкыбызның бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торган бәйрәм. Халыкара туган тел көне  2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, - дип әйткән дә. Чыннан да, һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.

      Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

    Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.

      Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә һәр ел саен   21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне  зурлап үткәрелә. Бу көнне әти-әниләр конференциясе уздырыла. Бу юлы да конференцияне гимназия директоры Ильина Марина Анатольевна ачып җибәрде. Ул укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады. Шулай ук гимназиядә соңгы арада булган яңалыклар белән дә таныштырып китте. Рус теле укытучысы Пачкова Виктория Андреевна 8 нче сыйныф укучылары белән туган телгә багышланган проект эшләгән. Проект “Телнең чисталыгын саклагыз!” дип атала. Укучылар шул проект белән таныштырдылар.

      Безнең гимназиябездә төрле милләт вәкилләре белем ала. 8 төрле милләт вәкиле укый. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле, иң матур милли киемнәре- үз милләте киеме, иң тәмле аш – милли ашлары. Һичшиксез, һәрбер милли кием, һәрбер халыкның гореф-гадәте, үзенчәлекле, бай тарихлы.

        Соңыннан бәйрәм бүләге булып, төрле милләт вәкиленнән булган укучылар,  концерт номерлары күрсәтте. Туган телләрендә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнелде. Гимназиядә бу көн истәлекле  узды.

     Милли эшләр буенча директор урынбасары

 

 Минһаҗева М.К



К списку новостей