• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Осиново гимназиясендә мунициаль семинар

Опубликовано: 29.11.2016

25 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә «Татар мәктәпләрендә ФДББС тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тьюторлык эшчәнлеге» темасына Яшел Үзән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинары булып узды. Бүгенге көндә федераль белем бирү стандартлары гамәлгә керде һәм ул безнең алга җитди бурычлар куйды. Ул бездән, моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә.

Безнең төп максат - укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү. Бу исә бездән яңа алымнар һәм методлар кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән заманча дәрес оештыруны таләп итә.

Мирза Исмәгыйль улы  Мәхмүтов дәрескә түбәндәге аңлатманы бирә: “Дәрес – белем, тәрбия бирү, үстерү бурычларын хәл итеп, укытучы һәм укучылар катнашында, системалы һәм билгеле бер вакыт аралыгында кулланыла торган укучы эшчәнлеген оештыру формасы”.Безнең алда  бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. ФДББС укытучыдан төрле яктан җентекле әзерлек таләп итә. Һәр укытучы туктаусыз эзләнергә тиеш.

Семинар бик җанлы узды. Бик күп сорауларга җаваплар табылды.



К списку новостей