Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
«Илаһи моң» бәйгесе
Опубликовано: 17.11.201614 нче ноябрьдә «Казан милли-мәдәни үзәге»ндә «Илаһи моң» татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча III төбәкара фестиваль-бәйгенең йомгаклау өлеше узды. Фестиваль-бәйгенең төп оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты.
Көннең беренче яртысында финалга чыгучылар жюри каршында чыгыш ясады. Фестиваль-бәйгедә Дагыстан, Төмән, Пермь һәм Киров өлкәләреннән килгән кунаклар да катнашты. Төштән соң күргәзмә залында «Татар халкының рухи, мәдәни мирасы ядкарьләре аша традицион ислам белән таныштыру үзенчәлекләре» дигән фәнни-методик семинар үткәрелде. Кич белән «Илаһи моң» фестиваленең йомгаклау өлеше һәм бүләкләү тантанасы узды.
Безнең районыбыздан С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Аитова Ләйсән (укытучысы Корманова Г.Х.) «Мөнәҗәтләр» номинациясендә II нче урынга лаек булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
К списку новостей








