• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Театр фестивале 4 нче мәктәптә узды

Опубликовано: 31.10.2016

Бөек драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан республика мәктәпләре бәйгесенең муниципаль этабы Яшел Үзән шәһәренең 4нче гомуми урта белем мәктәбендә үткәрелде. Театр ул – тормыш, хисләр ташкыны. Ул беркемне дә битараф калдыра алмый. Чынлап та, бу көнне тамашачылар көлделәр дә, еладылар да, уйландылар да.

 Шәһәребезнең 4 нче, 7 нче, 9 нчы, 10 нчы номерлы мәктәпләре Театр бәйрәменә ныклап әзерләнгәннәр. Алар милли драматургиябез әсәрләрен үз йөрәкләре аша үткәреп, тамашачы күңеленә  үтеп керә алдылар.  Укучылар Т. Гыйззәтнең “Чаткылар”, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, Т. Миңнуллинның “Акбай һәм Сарык малае”, “Өч кыз” әкиятеннән өзекләрне бик талантлы итеп уйнадылар. Драма әсәрләреннән монологлар, спектакльдән җыр, караган спектакль макеты һәркем күңеленә хуш килде. Дәрәҗәле жюри  балаларның сәхнә осталыгына, сәнгатьле сөйләменә, өйрәткән остазларның эшенә югары бәя  куйды.

 18 нче ноябрьдә театр коллективлары – муниципаль этап җиңүчеләре республика мәктәпләре белән көч сынашачаклар. Без аларга чын күңелдән иҗади уңышлар телибез!

 

 



К списку новостей