• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы узды

Опубликовано: 31.08.2016

10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы узды.

Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары,  Россия төбәкләреннән 50гә якын кеше катнашты.  Яшьләр алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясады.

«Агыйдел» ул – инновацияләр һәм иҗат мәйданчыгы. Биредә үз идеяңне проект итеп формалаштырасың. Форумда фән, сәнгать, мәдәният һ.б. бик күп өлкәләрдә үзен күрсәтә алырдай яшьләр җыела. Программа буенча яшьләр проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинг курсын, Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, вуз профессорлары белән очрашулар, алардан лекцияләр тыңлау, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия һәм спорт уеннары кебек кызыклы чараларда катнаштылар.

Әлеге форумда катнашыр өчен районыбызның сәләтле балалары сайлап алу турын уңышлы узып форумда катнашу хокукына ия булдылар. Төрле олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре -  Яшел Үзәннең 3 нче гимназиясе һәм 16 нчы мәктәбе укучылары: Сибгатуллина Карина һәм Шәйхетдинов Тимерхан форумда катнаштылар. Алар үзләренең проектларын яклап төрле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

 

 



К списку новостей