Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Г. Тукайның 130-еллыгына багышанган “Тукай мирасы” муниципаль бәйге
Опубликовано: 27.04.201621 нче апрель көнне 10 нчы номерлы “Йолдызлык” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Габдулла Тукайның 130- еллыгына багышанган “Тукай мирасы” шигырләр уку муниципаль бәйге үткәрелде. Төп максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтлерен үстерү, бөек шагыйребез иҗатына мәхәббәт уяту.
Бәйгедә 46 балалар бакчасыннан 80 нән артык бала катнашты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гелинә Рөстәм кызы, мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы, 7 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Зәйнуллина Резеда Кәрим кызы, Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Лотфуллина Гөлфия Равил кызы һәм Зыятдинова Наҗия Шәйхатдар кызы катнаштылар һәм балаларның чыгышларын бәяләделәр. Бәйрәмебезнең кунаклары чараны оештыруга һәм үткәрүгә югары бәя бирделәр.
Барлык катнашучларны, әкият мөһитен тудырып, Су анасы һәм Шүрәле каршы алды. Бәйгенең сәләмләү өлеше милләтебезнең гимны “Туган тел” җыры һәм Тукайга багышланган шигырьләр белән башланып китте. Шайдуллин Кәрим башкаруында кечкенә Апуш роле барлык кунакларның йөрәгенә үтеп керде.
Конкурсантлар зур әзерлек белән төрле иҗади формаларда чыгыш ясадылар: театралләштерү, шигырьләр һәм мәсәлләр уку, җырлар һәм музыкаль композицияләр башкару, һ.б. Бәйгедә Тукай иҗаты татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә яңгырады. Балаларның чыгышлары эмоциональ, тәэсирле, тойгылы хисләр беләр аерылып торды. Сабыйлар образларга кереп, тамашачыларның бары тик соклану хисләрен уяттылар. Һәрбер катнашучы Габдулла Тукайның китабы белән бүләкләнде.
МУП «Дары природы» җитәкчесе Савельев Сергей Николаевичка һәм ООО «Алан-ЛТД» җитәкчесе Габдрахманов Рафаэль Хазиевичка материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләребезне булдерәбез. “Тукай мирасы” бәйгесе алдагы елларда да дәвамлы булыр һәм әһәмияте тагын да артыр дип өметләнәбез.
К списку новостей








