Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Түбән Урысбага җирлегендә Г.Тукайның 130 - еллыгына багышланган кичә
Опубликовано: 27.04.201622 нче апрель көнне Түбән Урысбага авылы мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм аның Бәчек авылында яшәгән туганнарына багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәне мәктәп укытучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде.
Бәйрәмдә Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Хәлилова Лилия Шәүкәт кызы, Тукай фондының Яшел Үзәндәге филиалы җитәкчесе Филиппова Клара Мәрдән кызы, татар халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мансуров Зиннур Мәҗит улы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар союзы рәисе урынбасары Данил Хәбибрахман улы Салихов, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев, күренекле шагыйрә Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина катнашты.
Кичә ике бүлектән торды. I бүлектә Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләреннән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.
II бүлектә Г.Тукай исемендәге VI Бөтенроссия уку бәйгесенең “Тукай замандашлары” дип исемләнгән муниципаль турында җиңеп чыгучы Норлат, Күгеш, Мулла Иле, Акъегет, Татар Танае мәктәпләреннән килгән укучылар үз шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Килгән кунаклар кичәдә шагыйрьләрнең сирәк яңгыраган шигырьләре сөйләнүен бик яраттылар. Соңыннан укучылар Мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән районының татар-милли мәдәни үзәге, Тукай фонды филиалы тарафыннан әзерләнгән диплом һәм “Казан утлары” журналы белән бүләкләнделәр.
Кичәдән соң кунаклар Бәчек авылына юл тоттылар. Анда Бәчек башлангыч мәктәбендә Г.Тукайның апасы Өммеһания укыткан кабинеттагы музей-экспозициясе белән таныштылар.
К списку новостей








