• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Муниципаль семинар “Сөйләшәбез төрле телләрдә”

Опубликовано: 22.04.2016

11 нче балалар бакчасы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – күп мәдәниятле тәрбия һәм белем бирү. Коллектив үз эшен Республиканың югары уку йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәпләре белән тыгыз элемтәләр нигезендә урнаштыра. Балаларның һәм тәрбиячеләрнең хисси уңайлылыгын  тәэмин итү өчен балалар бакчасының укыту-тәрбия мохитенең урын-предмет компонентын камилләштерүдә  Идел буе халыкларының милли мәдәнияте үрнәкләре киң кулланыла. Бала шәхесенең әхлакый-этик, патриотик, гражданлык асылын булдыруга ярдәм итүче шартлар тәэмин итү, милли тәрбия һәм белем бирүнең төзелешен һәм эчтәлеген камилләштерүдә яңа эшчәнлек төрләрен эзләү юнәлешендә даими эш алып барыла.  

 Соңгы берничә елны балалар бакчасы “Милли-региональ компонентка таянып олыларның һәм балаларның рухи-әхлакый, гражданлык-ватанпарвәрлек үсешенә гаиләдә һәм балалар бакчасында бердәм шартлар тудыру” проблемасы өстендә тирәнтен эшли. Учреждениедә халык көнкүреше музеен һәм Идел буе халыкларының милли мәдәниятенең төрле юнәлешләренә багышланган мини-музейларны эченә алган предметлы-үстерелешле мохит булдырылган. Оештырылган укыту эшчәнлеге, балаларның ирекле эше, төрле чаралар, күңел ачу кичәләре барышында балаларны халык культурасы белән таныштыру өчен галим-мәгърифәтчеләребез Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре киң кулланыла.  Коллектив бакчага йөрүче балаларның ата-аналары белән тыгыз хезмәттәшлек нигезендә, балаларның рухи-әхлакый тәрбиясен үзәккә куеп эшли, алар белән күп төрле чаралар уздыра. 

 

 2016 елның 20 апрелендә балалар бакчаларының татар теле тәрбиячеләре һәм башлангыч мәктәпләрнең татар теле укытучылары өчен оештырылган  “Кечкенә шәһәр шартларында культуралар әңгәмәсе” дип аталган семинар да бик матур узды. Семинарда Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы Һәм Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсенең милли белем бирүһәм регионара хезмәттәшлек күрсәтү буенча методисты Салахова Роза Абрар кызы катнаштылар. Семинар барышында балаларга оештырылган төстә белем бирү эшчәнлегендә   күп милләтле тәрбия бирү чаралары ассызыклап күрсәтелде. Килгән кунаклар өчен татар сәнгате техникасын балаларга өйрәтү турында мастер-класслар оештырылды.  “Сөйләшәбез төрле теллләрдә” дигән балалар бәйрәмендә төрле милләттән булган гаиләләр үзләренең җыр-биюләрен, Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен  татар, рус, башкорт, таҗикъ, үзбәк, инглиз   телләрендә  башкардылар. Оештырылган чараларда балаларның һәм тәрбиячеләрнең генә түгел, ә нәкъ менә әти-әниләрнең дә теләп катнашуы килгән кунакларда искиткеч гүзәл тәэсир калдырды. 



К списку новостей