Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
“Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы” исемендәге II төбәкара эзләнү эшләре конференциясе
Опубликовано: 14.04.2016Укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан 2016 нче елның 12 нчы апрелендә 16 нчы мәктәптә “Тау ягы: тарихы, мәдәнияте һәм рухи мирасы” исемендәге укучыларның II төбәкара эзләнү эшләре конференциясе узды.
Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районы «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе җитәкчелегендә узды.
Конференциядә Республикабызның Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Яшел Үзән районнарыннан, шулай ук Башкортостан Республикасыннан килгән укучыларның 60 тан артык фәнни-тикшеренү эше тыңланылды.
Жюри әгъзалары профессорлар Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы һәм Юсупов Фәрит Юсупович, КФУның тарих фәннәре кандидаты Гатин Аскар Александрович, Шәкүров Камил Равилевич һәм Гыйбадуллин Исмәгыйль Рөстәмович, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Каюм Насыйри, М. Ломоносов премиясе лауреаты Садриев Әхәт Шәйхиевич һәм башка тәҗрибәле мөгаллимнәр иде. Тәкъдим ителгән барлык фәнни эшләр һәм докладлар бик актуаль һәм кызыклы булды. Һәрбер чыгыш җанлы әңгәмә, дискуссия, фикер алышу белән үрелеп барды.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, чыннан да, укучыларның танып белү эшчәнлегендә зур роль уйный. Баланың эчке ресурслары: үзенең тамырларын, үткәнен белергә теләүләре – үзе мотивация.
Сер түгел, укчыларыбызның күбесе (әти-әниләре кебек) туган төбәк, үз нәселләре тарихын бик йомшак беләләр. Ә бит кеше горурлыгы үзең яшәгән авылың, шәһәрең, нәселең тарихыннан башлана. Бала тарих дәреслекләреннән ниндидер бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләрен укып өйрәнә, ә үзенә тормыш биргән әби-бабаларының исемнәрен дә белми; данлыклы кала-салаларның барлыкка килү тарихларын өйрәнә – әти-әнисе туып-үскән авылның исеменнән башка бер нәрсә дә әйтә алмый.
Әйе, ватанпарвәрлек хисе, иң элек, үзеңнең кече ватаныңны белүдән башлана. Моның хаклыгын укучылар туган авыллары тарихларын, үз якларының күренекле шәхесләрен, укытучылар династияләрен, борынгы шәҗәрәләрен төрле архив документларына нигезләнеп ачулары белән дәлилләделәр. Балаларның эчке ресурслары: үзләренең тамырларын, үткәнен белергә теләүләре – үзе зур мотивация. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыз: “Менә нинди ул минем Тау ягы халкым”, - дип, тирән горурлык хисе белән таралыштылар. Бүгенге җәмгыятькә рухи-әхлакый яктан нык, үзләренең асылын тирәнтен аңлаучы чын гражданнар кирәк. Үз гаиләсенең, төбәгенең, теленең патриоты гына Туган иле патриоты була ала.
К списку новостей








