• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе дәвам итә

Опубликовано: 23.03.2016

Телебезне онытмыйк.

А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда татар теле  һәм әдәбиятын укытуга, башка фәннәр белән беррәттән, зур урын бирелә. Без, укытучылар, телне дәрестә өйрәтү белән генә чикләнеп калмыйча, уку-укытуда төрле алымнарны да кулланабыз. 

Әхлак дәресләре, татар телендә ата-аналар конференцияләре, әдәби-музыкаль кичәләр, татар театрларына сәяхәтләр оештырабыз. Туган телгә мөнәсәбәтне арттыру максатыннан, оештырылган чараларда укучыларыбыз белән берлектә теләп катнашабыз.

Татарстанда күп еллар дәвамында үткәрелеп килә торган «Мин татарча сөйләшәм! » акциясе безнең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда һәр ел үткәрелеп килә. Ул «Телләр көне» бәйрәме белән башланып китте. Бәйрәм  гөрләп узды. Иртән укучыларны һәм укытучыларны милли көйләр каршылады. Мәктәп коридорлары милли  рухта бизәлгән иде. Әйдаманнар балаларны көн дәвамында татар телендә уздырылган чараларга әйдәп йөрделәр.

Татар теленең аһәңен, матурлыгын һәм бөеклеген төрле милләт халкына аңлату; халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татарча сөйләшергә өндәү; телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам-хөрмәт тәрбияләү; татар теленең даирәсен киңәйтү максатыннан укучыларыбыз белән берлектә төрле оешмаларга бардык. Шунысы сөендерде, чарада укучылар бик актив катнашты, араларында туган телләренә карата акыллы, төпле фикер әйтүчеләре дә булды. Милләтпәрвәр җанлы милләттәшләр белән аралашуыбыз күңелдә бик җылы тәэсир калдырды. Без үз чиратыбызда һәр кешегә «Телебезне онытмыйк» дигән теләкләр җиткердек.

 

Гизеева Гөлфия, А.С.Пушкин исемендәге лицейның татар теле укытучысы.

 

 



К списку новостей