Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе
Визитная карточка
| Адрес: | 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38 |
| Телефон: | +7(843)-714-97-61 |
| E-Mail: | UO.Priem@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | УО ИК ЗМР РТ |
| Руководитель: | Афанасьева Раиса Валиевна |
Новости управления образования
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган «Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры
Опубликовано: 21.03.201618 мартта Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган «Тукай замандашлары» дип исемләнгән VI Бөтенроссия уку бәйгесенең муниципаль туры Яшел Үзән районының Әйшә мәктәбендә узды.
Бәйгене оештыручылар: Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе, Татарстан язучылар берлеге, «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Әйшә гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Бәйрәмгә Татарстан китап нәшриятыннан шагыйрьләр Ленар Шәех белән Газинур Морат һәм «Казан утлары» журналыннан Вакыйф Нуриев килделәр.
Район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар Тукай, аның замандашлары һәм хәзерге шагыйрьләрнең шигырьләрен, Тукайга багышлап үзләре язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Беренче урынны яулаган укучылар VI Бөтенроссия уку бәйгесенең республика турында катнашачаклар:
2 - 4 нче сыйныфлар номинациясендә
Яруллина Алинә, 4 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы;
5 - 8 нче сыйныфлар номинациясендә
Хәсәнов Илдус – Обсерватория мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
9 - 11 нче сыйныфлар номинациясендә
Галиәкбәрова Резедә, 5 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы.
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.
К списку новостей








