• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе нәтиҗәләре

Опубликовано: 18.03.2016

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе Казан шәһәрендә уздырыла.

Конференция быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, татар театрына нигез салуга 110 ел, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Шул ук вакытта конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклау һәм үстерүгә  күп көч куйган Туфан Миңнуллин идеяларын тормышка ашыру эшендә күркәм бер чара.

15 мартта К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Драматургия». «Театр яктылыкка, нурга илтә!..» номинациясендә  XX гасыр башы татар драматургиясе классиклары әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы уздырылды.

Яшел Үзән шәһәренең 4 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары  һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейдан  9 - 10 сыйныф  укучылары катнашты:

-                  Мәҗит Гафури «Сукырлар» әсәреннән өзек (Җитәкчесе Гафурова Дамирә Абдрахман кызы);

-                  Гаиәсгар Камал «Беренче театр» әсәреннән өзек (Җитәкчесе Биккинина Динә Сәлим кызы).

Республика районнары мәктәпләре арасында җиңүчеләр - 4 нче мәктәп укучылары III урын яулады, ә  9 нчы лицей укучылары конкурста Лауреат исеменә лаек булдылар.

Котлыйбыз



К списку новостей