• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Управление образования Исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

Визитная карточка

Адрес: 422540, Республика Татарстан, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Ленина, д. 38
Телефон: +7(843)-714-97-61
E-Mail: UO.Priem@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УО ИК ЗМР РТ
Руководитель: Афанасьева Раиса Валиевна

Новости управления образования

III Төбәкара Шамов Укулары 5 нче гимназиядә узды

Опубликовано: 11.03.2016

2016 нче елның 10 нче мартында  III Төбәкара Шамов Укуларына  Татарстанның            30 районыннан, Яшел Үзән,  Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән, Киров өлкәсеннән, Чувашия республикасыннан килгән  67 эш катнашты. Сайлап алу турында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институты галимнәреннән торган һәйәт эшләде. Алар билгеләнәүгән критерийлар туры килгән эшләрне икенче турга тәкъдим иттеләр.

 “Иң матур шигырь” номинациясендә катнашучы балалар бакчаларында тәрбияләләнүчеләр 1 нче март көнне сайлап алу туры үттеләр. Уңышлы чыгыш ясаучылары Укуларда үз осталыгын тәкүдим итте.

Шамов иҗатын өйрәнүче остаханә җиңүчесе 5 гимназиянең 10 нчы сыйныфы укучысы Абдуллин Айнур;  Якташыбыз Азат Вергазовның  иҗаты остаханә җиңүчесе Яшел Үзән муниципаль районы Васильево  бистәсенең 3 нче номерлы мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Юсупова Зилә ; Татарстан республикасының Тау ягы төбәгенең атаклы татар сәнгать эшлекләре иҗаты  остаханә җиңүчесе Апас муниципаль районы Чури –Бураш мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Шәфигуллина Тәнзилә; ТР яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты  остаханә җиңүчесе  5 гимназиянең 3  нче сыйныфы укучысы Әхмәтова Аделина дип билгеләнде. ТР яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын төрле телләргә тәрҗемә итүче укучылар тамашачыларга үз иҗат җимешләрен җиткерделәр. Барлык җиңүчеләр Язучылар берлеге дипломнары белән бүләкләнде.

Укуларда  катнашкан   ТР Зеленодол муниципаль районы мәгариф идарәсе  укыту методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты  Сәләхова Роза Әбраровна, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Мирхәйдәрова Әлфия Хәбировна, филология фәннәре докторы,  профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Халыкара Тел корумы академиясенең   корреспонденты Юсупов Фәрит Юсупович,

 

филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Хисамов Олег Ришатович, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан китап нәшриятының бүлек редакторы Рифат Сәлах, шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты баш редакторы Ленар Шәех, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, әдәбиятчы-текстолог Зөфәр Рәмиев чараның югары дәрәҗәдә уздырылуы турында билгеләп үттеләр. 



К списку новостей