Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
E-Mail: | sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 725 |
У нас учат: | 45 |
Новости СОШ №4
“Тукай безнең йөрәкләрдә” фестивале
Опубликовано: 21.12.2011
“Тукай безнең йөрәкләрдә” фестивале
2011нче ел Тукай елы булып хәтерләргә кереп калыр. Укучыларыбыз бөек татар шагыйренең тормышын, иҗатын өйрәнделәр, иҗат белән рухланып яшәделәр. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган муниципаль фестиваль Әйшә мәктәбендә узды. Балалар да, укытучылар да, әти-әниләр дә бу бәйрәмгә ныклап, яратып әзерләнделәр. Фестивальгә Яшел Үзән районының барлык мәктәпләреннән укучылар җыелганнар иде. Һәркем Г.Тукай иҗатын ничек яратуын, белүен күрсәтергә тели. Безнең мәктәп укучылары кроссворд, рәсемнәр, презентация күргәзмәсендә катнаштылар. “Йолдызкай” театр түгәрәгенең “Эш беткәч уйнарга ярый” әкияти күренеше һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар
II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. 4В сыныфы малайлары агитбригадасы бердәм рәвештә татар телен яхшы өйрәнергә өндәде. Алар да Сертификатка лаек булдылар. Барыгызны да котлыйбыз!
К списку новостей