Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 Зеленодольского муниципального района РТ» / «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының 4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Украинская, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-715-11-10;+7(843)-715-10-03;+7(843)-715-30-40 |
E-Mail: | sch4zmr@yandex.ru S4.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №4 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Любина Светлана Борисовна |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 725 |
У нас учат: | 45 |
Новости СОШ №4
Идрис Туктар – балаларның якын киңәшчесе.
Опубликовано: 15.11.2011
Яшел Үзән шәһәренең Милли китапханәсендә 4нче гомуми урта белем укучылары катнашында балалар язучысы Идрис Туктарга багышланган әдәби кичә булып үтте. Бу әдипнең Өлгер исемле малай турындагы хикәясен белмәгән бала бармы икән? Ә күршеләр чәй эчәргә утырткач, савыттан шикәр алырга читенсенеп, өйгә чыгып алып керергә җыенган тыйнак малай турында укыган идегезме? Укымасагыз, һичшиксез, укыгыз сез И.Туктар хикәяләрен. Күңелегез яктырыр. Идрис Туктар әле безнең якташыбыз да бит.
Әдәби кичәгә якташ язучыбыз Афзал Шамовның кызы Әлфия Шамова да килгән иде. Ул И.Туктар белән якыннан таныш һәм дус булган, аның хакындагы матур истәлекләрен сөйләде.
Идрис Туктар талантлы шәхес булган, Җирдә якты эз калдырган. Дуслар, сез дә, аның геройлары үрнәгендә гадел, эшчән, намуслы, мәрхәмәтле булсагыз, хөрмәтле кешеләр булып яшәрсез, бәхетле булырсыз.
Сүзебез ахырында җитерәсе киңәшебез шул: Яшел Үзән шәһәренең Тургенев урамындагы китапханәсенә барып, җаныгыз теләгән темага татарча китап алып укый аласыз. Китапханәчеләр Римма һәм Венера апаларыгыз тылсымчы кебек сезгә китап илендә юл күрсәтерләр.
К списку новостей